

Торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү һәм төзелешләрдә тәртип: Владимир Путин русиялеләрнең тормышына кагылышлы яңа законнарга кул куйды.
Түләү уңайлырак булачак
Моннан ары торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен түләүнең соңгы көне һәр айның 10 нчы көненнән 15 нче көненә күчерелә.
Закон шулай ук түләү квитанцияләрен китерү вакытын айның беренче көненнән бишенче көненә күчерә.Карар2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә.
Шул рәвешле торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү уңайлырак булачак, чөнки күп кенә русиялеләр айның 12нче яки 15нче көнендә хезмәт хакы ала һәм яңа закон түләүләрне соңга калдырмаска ярдәм итәчәк.
Беренче Русия мессенджеры
Владимир Путин илнең дәүләт, финанс, коммерция санлы сервис функционалларын - бердәм кушымтада берләштерү турындагы законга кул куйды.
Закон нигезендә, РФ Хөкүмәте мәгълүмат алмашуның күп функцияле сервисын эшләтеп җибәрү өчен җаваплы оешманы билгеләячәк. Бу оешма ике таләпкә җавап бирергә тиеш. Беренчесе – составына тәүлегенә 500 меңнән артык Русия кулланучысы аудиториясе булган сайты (сервис, программа) булган Русия юридик оешмасы булу. Сайт реклама урнаштырырга һәм җайланмаларда алдан урнаштырылган кушымталар аша эшләргә мөмкинлекләр бирергә тиеш. Икенче таләп – тик Русиядә эшләнгән программа тәэмин ителеше (ПО) реестрына кертелгән программага ия булу.
Вывескалар – рус телендә
Владимир Путин гомуми киңлектә рус телен яклау турындагы законга кул куйды.
Аннанкүренгәнчә, рекламаларда торак комплексларның һәм бистәләрнең исемнәрекириллицада күрсәтеләчәк, ә вывескаларда һәм күрсәткечләрдә мәгълүмат рус телендә булырга тиеш.
Спортка ярдәм фонды
РФ Президенты физкультура һәм спорт өлкәсен өстәмә финанслау максатында Русия спорт фондын (РСФ) төзү турындагы законга кул куйды.
Фондспорт инфраструктурасын үстерү механизмын камилләштерү, шулай ук комарлы уеннардан максатчан түләүләр җибәрелергә мөмкин булган спорт төрләре исемлеген киңәйтү өчен төзелә.Фондның учредителе – РФспорт министрлыгы.
РСФның финанс ярдәме күрсәтү буенча өстенлекле юнәлешләре булачак. Бу физкультура һәм спортны үстерү, үзебезнең спорт продукциясен булдыру, РФ Президенты карарлары һәм йөкләмәләре нигезендә спорт объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау мөмкинлекләрен ачачак. Фонд халыкара спорт чараларын һәм ярышларын гамәлгә ашыруга, халыкара спорт хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм күрсәтәчәк.
Мошенникларга каршы закон
Русия Президенты дропперлар өчен җинаять җаваплылыгы кертү турындагы канунга кул куйды.
Аңа ярашлы, мошенникларга үз банк карталары аша урланган акчаларны яшерергә һәм акчага әйләндерергә ярдәм итүче затларга юл ябыла: аларны штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм итү яки яки ирекләрен чикләү күздә тотыла.
Яңаположениеләр РФ Җинаять кодексының 187 маддәсенә кертелде (түләү чараларының хокуксыз әйләнеше).Хәзер табыш алу ниятеннән башка кешегә үзенең банк картасын яки аңа хокуксыз операцияләр башкару өчен керү мөмкинлеген биргәнкешене300 мең сумга кадәр штраф, яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә шул ук срокка иреген чикләү рәвешендә җәза көтәчәк. Мөмкинбулган җәзаларисемлегенәшулай ук өч елга кадәр мәҗбүри эшләр яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү керә.
Башка кеше күрсәтмәсе буенча банк картасын кулланып, мошенниклык гамәлләре кылган затлар да шундый ук җәза алачак.Моннантыш, әгәрдә картаны куллану турында килешүе булмаганкешегә,аны табыш алу ниятеннән законсыз операцияләр башкару өчен сатып алган яки тапшырган икән, 300 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф, яки дүрт елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Төзелешләрдә тәртип күбрәк булачак
Владимир Путин төзелеш өлкәсендә процедураларны башкару тәртибен бозган өчен җаваплылыкны ачыклаучы законга кул куйды.
Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата шәһәр төзелеше мөнәсәбәтләрен, капиталь төзелеш объектын төзү чараларын гамәлгә ашырганда җаваплы затларның эшләгән эшләре яки эшләрне башкармавы өчен административ җаваплылык (кисәтү яки 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф) карала башлый.
Бюджет яхшырак эшләячәк
Русия Президенты Бюджет кодексын бюджет процессы кысаларында иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең «Электрон бюджет» дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасын куллану турындагы бүлек белән тулыландыра торган законга кул куйды.
Шулай ук Русия Казначействосының шәхси счетлар ачканда һәм шәхси счетларда операцияләр алып барганда казначейство мониторингын уздыру вәкаләтләре билгеләнә, РФ субъектлары бюджетлары арасында илкүләм проектларга федераль субсидияләрне бүлү процедурасына кагылышлы нигезләмәләр төгәлләштерелә. Моннан тыш, закон белән РФ Хөкүмәтенең чит ил юридик затларына, шул исәптән офшор компанияләренә, шулай ук устав капиталында офшор компанияләрнең турыдан-туры яисә читләтеп катнашу өлеше 25% тан артып киткән Русия юридик затларына субсидияләр һәм бюджет инвестицияләре бирү мөмкинлеге турында карарлар кабул итү хокукы беркетелә.
Фото: finuslugi.ru