

Тикшеренү авторлары климакс вакытында хатын-кызларга кирәк булган гормональ алмаштыру терапиясенең хәвефлеме-түгелме икәнлеген тикшергәннәр.
Эстрогенһәмпрогестеронлы таблеткаларҗенес гормоннарын читтән алырга мөмкинлек бирә, чөнки бу чорда инде аларны күкәйлекләр кирәкле күләмдә эшләп чыгара алмый башлый.Алмашгормональтерапия(ЗГТ) исә менопаузаны җиңелрәк кичерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, аны кичектерүдә дә ышанычлы ысул булып санала.
ЗГТ күңелсез менопаузаль симптомнарны — организмдагы “ташкыннар”ны, төнге тирләүләрне һәм кәеф үзгәрешләрен — берничә атнада ук бетерә һәм менопаузаның сөяк-мускул һәм йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынтысын булдырмаска ярдәм итә дигән фикергә килгән белгечләр. Ләкин ЗГТ ның хатын-кыз организмы өчен зыянлы булырга (аеруча хәтерсезлеккә китерергә) мөмкинлеге турындагы бәхәсләр күп еллар дәвам итте. Шуңа күпләр мондый терапиядән баш тарта иделәр.
Ноттингем университеты галимнәре исә, күпсанлы җитди тикшеренүләр үткәргәннән соң, ЗГТның зыянсыз булуы һәм аның Альцгеймер авыруына китермәве турындагы фикерне киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. "Мондый терапияне куллануның Альцгеймер авыруына китерү хәвефе бик-бик кечкенә, шуңа да әлеге препаратларны кабул итүче пациентлар борчылырга тиеш түгел",- ди алар.
Фото: 24health.by