

11 июньдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда республиканың төп символларының берсе — Салават Юлаев һәйкәлен булдыру тарихына багышланган «Символның туу» күргәзмәсе ачылды.
Агыйдел өстендәге җайдак сурәте 1993 елның 12 октябрендә расланган Башкортстан Республикасының Дәүләт гербының нигезе булды.
Бүгенге көнгә күргәзмәне 2 838 кеше күргән. Килүчеләр скульптор Сосланбәк Тавасиевның, халык рәссамы һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты, әлеге мәһабәт монументны иҗат иткән иҗади эзләнү этаплары белән таныша алалар.
Күргәзмәдә фотосурәтләр, көнкүреш әйберләре, музей тупланмасыннан һәйкәл сурәте төшерелгән сувенир продукция тәкъдим ителгән. Истәлекле экспонатларның берсе-һәйкәлнең бронзадан ясалган моделе.
Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның тууына 271 ел тулуга багышланган күргәзмә Русия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылган.