Җәмгыять
25 июнь 2025, 08:26

Табигать байлыкларын саклау кирәк

    Башкортстанның җир асты байлыкларын эшкәртү икътисади һәм экологик яктан нигезләнгән булырга тиеш.

Табигать байлыкларын саклау кирәкТабигать байлыкларын саклау кирәк
Табигать байлыкларын саклау кирәк

    Башкортстанның җир асты байлыкларын эшкәртү икътисади һәм экологик яктан нигезләнгән булырга тиеш.

     Башкортстандаҗир асты байлыкларыннанфайдалану өлкәсендә законлы тәртипурнаштырубуенча системалыэшдәвамитә.

   2021 елдан Башкортстандаҗир асты байлыкларыннан файдаланучылар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылган ведомствоара комиссия эшли.

   "Җир асты байлыкларын эшкәртү закон нигезендә, күзәтчелек органнары һәм җәмәгатьчелекнең катгый контролендә башкарылырга тиеш,- ди бу уңайдан “Росприроднадзор”ның Көньяк Урал Төбәкара идарәсе җитәкчесе Роман Болотов. - Без бүгенге көндә закон бозу икътисадый яктан отышлы булмаячак һәм хәвефле булачак шартлар тудырдык. Бу эш Башкортстанда шактый нәтиҗәле алып барыла".

   Шул ук вакытта кайбер активистлар Башкортстан территориясендә җир асты байлыкларын эшкәртүгә каршы чыгалар. Роман Болотов моны кирәксез гамәл дип саный: " Республикага табигатьтән рациональ файдалану һәм экологик иминлекне берләштергән акыллы сәясәт кирәк. Безнең бурыч – төбәкнең икътисадый үсеше һәм уникаль табигатен саклау арасында баланс табу. “Росприроднадзор” җәмәгатьчелек белән әңгәмәгә һәрвакыт ачык һәм нигезләнгән экологик инициативаларны карарга әзер», - ди ул.

   Фото: БР Хөкүмәте

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас