

Табиблар бик дөрес киңәш бирә: авыру кеше, әгәр ул белгечкә килгән икән, сәламәтлеге белән бәйле бар сорауларга төгәл җавап бирергә тиеш. Шулай булмаса, аңа дөрес диагноз кую, шулай ук дөрес дәвалау курсы билгеләү мөмкин булмаячак. Алдашуның исә зур зыян китерүе дә бар.
Табиблар һәм галимнәр еш кына пациентларның алдашуы проблемасын күтәрә. Алар арасында хәтта шундый язылмаган фикер дә йөри әле: пациент тарафыннан кулланылган спирт эчемлекләрен икегә тапкырларга, ә физик активлык күрсәткечен икегә бүләргә кирәк, дигән.
Фото: expert-gepatolog.ru