

"Бүгенге көнгә республикада махсус җиһазландырылган 174 пляж аттестацияләнгән. Гадәттәгечә безнең рәсми сайтыбызда без шундый пляжлар исемлеген, суда үз-үзеңне тоту һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен урнаштырабыз", - дип белдерде Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика территориясендә 2030 елга кадәр янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты көче белән су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүче инфраструктураны булдыру һәм модернизацияләү буенча актив эш алып барыла.
Әйтик, узган елның 1 июненнән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Нөгеш авылында яңа эзләү-коткару отряды кизү торуга кереште. Отряд Нөгеш һәм Йомагуҗа сусаклагычлары рекреация зоналарында һәм Мәлщвез, Күгәрчен һәм Бөрҗән районнарының янәшәдәге территорияләрендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гражданнарның иминлеген тәэмин итә. Бу чорда инде 49 кеше коткарылган, шуларның 9 - балалар. Шулай ук 350 профрейд үткәрелгән, нәтиҗәдә 6 кешене, шул исәптән бер баланы да коткарып калганнар.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел башыннан бирле Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте бүлекчәләре тарафыннан 8 меңнән артык кешене колачлаган 1258 профилактик рейд уздырылган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".