Җәмгыять
20 июнь 2025, 09:26

Завод төзеләчәк

   Башкортстанда биопротеин җитештерү буенча 6,6 млрд сумлык завод төзергә планлаштыралар.

Завод төзеләчәкЗавод төзеләчәк
Завод төзеләчәк

Башкортстанда биопротеин җитештерү буенча 6,6 млрд сумлык завод төзергә планлаштыралар.

   ПетербургхалыкараикътисадыйфорумындаБашкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Биотех» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.Документ«биопротеин җитештерү буенча завод төзү» инвестиция проектын гамәлгә ашыруны күздә тота, аңа капитал салулар күләме якынча 6,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

   Форум кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – төбәкнең икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов шулай ук Туризм, төзелеш тармагы, мобиль сәүдә объектларын җитештерү һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы тагын 4 документка кул куйды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас