

Җәйге чорда куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган брифинг барышында Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эдуард Идрисов игътибарны судагы куркынычсызлык мәсьәләләренә юнәлтте.
"Саннар уртача күпьеллык күрсәткечләр кысаларында калса да, судагы фаҗига һәм югалтулар бар. Бигрәк тә балаларны югалту. Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре шул: олылар исерек хәлдә үлә, балалар исә олылар игътибарыннан мәхрүм кала. Барысы да җиһазланмаган урыннарда коеналар. Әгәр барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәк – суда фаҗига куркынычы минималь булачак",- диде Эдуард Идрисов.
Ул шулай ук җиһазландырылган пляжны сайлауның ни өчен бик мөһим булуын аңлатты. "Биредә сулыкның төбе тикшерелгән, су төбендә сәламәтлеккә зыян китерә алырлык әйберләр юк, тирәнлеге - 2 метрга кадәр. Балаларны коендыру өчен урыннар бар. Хәвефсезлек зонасы буйкалар белән әйләндереп алынган. Пляж коткару чаралары белән җиһазландырылган. Пляжда оператив рәвештә беренче ярдәм күрсәтергә һәм коткарырга әзер матрос-коткаручылар кизү тора".
Бүгенге көнгә республикада 174 рәсми пляж декларацияләнгән. Алар турындагы мәгълүматны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында һәм БР гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты сайтында белергә мөмкин. Башкортстан Республикасының балалар лагерьлары территориясендә 11 пляж декларацияләнгән. Аларга таләпләр башка җиһазландырылган пляжларга булган кебек үк катгый.
Ел башыннан республикада һәлак булган 46 кеше судан чыгарылган. Өлкәннәр арасында су коену мизгелендә суда һәлак булу очракларының төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә коену.
Күпләр өчен ял спиртлы эчемлекләр эчү белән күзаллана. Рәсми пляжларда алкоголь эчәргә рөхсәт ителми. Кешеләр кирәкле минималь хәвефсезлек дәрәҗәсен санга сукмыйча, җиһазландырылмаган урыннарга китәләр һәм алкоголь кулланып ял итәргә тырышалар. Алкоголь артык үз-үзеңә ышану тойгысы уятып кына калмый, ул организмга көчле йогынты ясый. Кан тамырлары киңәя. Кеше, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, салкынча суга керсә, аның инфаркт яки инсульт алу куркынычы бар. Бу суда исерек хәлдә һәлак булуның иң еш сәбәбе. Шуңа да без һәрвакыт “алкоголь белән су яраша алмый” дип кабатлыйбыз. Суга исерек хәлдә кердең икән – коры җиргә исән-сау чыгуга тулы ышаныч була алмый.
Фото: orenburg.media