Җәмгыять
20 июнь 2025, 08:48

Очрашу үтте

19 июнь көнне XXVIII Петербург халыкара икътисадый форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. Алар сәнәгать, мәдәният һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашу үттеОчрашу үтте

   "Без Башкортстан белән даими хезмәттәшлек итәбез.

Бер ел элек Ульяновск бизнес-делегациясе республикада булып, бик күп предприятиеләр белән танышкан иде. Безне аеруча авиатөзелештә хезмәттәшлек кызыксындыра, чөнки Ульяновск — бу тармакның үзәге, диде Алексей Русских. - Радий Фәритович белән күптән түгел булган сөйләшүләр безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирергә һәм ике төбәкнең дә икътисадын ныгытырга вәгъдә итә». Губернатор шулай ук форумда Башкортстан стендын да карады. Ул югары технологияләр, сәнәгать һәм туризм өлкәсендәге төп инвестицион проектларны һәм инициативаларны үз эченә алган экспозиция белән танышты. Башкортстан һәм Ульяновск өлкәсе төрле өлкәләрдә тотрыклы элемтәләр тота. Даими бизнес-миссияләр, икътисадый форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашу хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез тудыра.

 Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас