Җәмгыять
19 июнь 2025, 15:45

Әйбер хакын кайтаруны кайчан таләп итәргә мөмкин?

Товар яки хезмәтне тоткарлаган өчен әйбер хакын кайтаруны кайчан таләп итәргә мөмкин?

Әйбер хакын кайтаруны кайчан таләп итәргә мөмкин?Әйбер хакын кайтаруны кайчан таләп итәргә мөмкин?
Әйбер хакын кайтаруны кайчан таләп итәргә мөмкин?

Онлайн-заказыгызны тоткарлыйлар, акчагызны кире кайтармыйлар яки техникагызны килешүдә каралганнан озаграк ремонтлыйлармы? Сатучыдан товарны тоткарлаган һәр көн өчен “неустойка” сорагыз. «Роспотребнадзор»ның Башкортостандагы идаралыгы белгечләре бу хакта аңлата.

Товарны тоткарлаганда нинди процент исәпләнә?

*Әгәр алдан хак керткән товарыгыз сезнең гаебегез белән һәм табигать шартларына бәйле тоткарланмаса – һәр көн өчен алдан түләнгән күләмнең 0,5 проценты. Сумма сез түләгән хактан артык булмаска тиеш.

Әгәр сатучы:

- җитешсезлеге булган продукцияне 7 көн эчендә алмаштырмаса (җитештерүчегә товарның сыйфатын карау таләп ителсә – бу вакыт 20 көнгә, товар булмаса бер айга кадәр озайтыла);

- акчаны кире кайтармаса, товарның җитешсезлеге булу сәбәпле хакын төшермәсә яки җитешсезлекне бетерүгә бирелгән 20 көн эчендә зыянны капламаса;

- килешүдә китерелгән вакыт эчендә (45 көннән артык түгел) җитешсезлекне бетермәсә – һәр көн өчен товар хакының 1 проценты.

Әгәр:

- эш яки хезмәт килешүдә каралган вакытта башкарылмаса;

- башкаручы җитешсезлекне контрактка тиңдәш яки сезнең таләп буенча вакытында төзәтмәсә;

- җитешсезлек өчен мал хакын төшермәсә яки аларны бетерүгә чыгымнарны 10 көн эчендә капламаса;

- вакыты үтәлмәү сәбәпле килешүне өзгәннән соң 10 көн эчендә акчаны кире кайтармаса – һәр көн өчен хакының 3 проценты түләнә.

“Неустойка” алу өчен сатучыга язма гариза җибәрегез. Әгәр ул компенсация түләүдән баш тартса, үзегезгә уңайлы ысул белән – шәхсән, хезмәтнең сайтында

яки электрон почта аша «Роспотребнадзор»га шикаять бирегез. Шулай ук сатучыны судка бирә аласыз.

 

Фото: Pinterest

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас