Җәмгыять
18 июнь 2025, 07:12

Уфада финанс яктан иң белемле гаиләне сайлаячаклар

21 июньдә Финанс университетының Уфа филиалында Бөтенрусия гаилә фестиваленең төбәктәге этабы узачак.

Уфада финанс яктан иң белемле гаиләне сайлаячакларУфада финанс яктан иң белемле гаиләне сайлаячаклар
Уфада финанс яктан иң белемле гаиләне сайлаячаклар

29 гаилә — муниципаль сайлауларда җиңүчеләр — Башкортстан исеменнән Мәскәүдәге федераль финалда чыгыш ясау хокукы өчен көрәшәчәк.

Программада: «Барысы өчен дә инвестицияләр» квиз һәм «Финанс тапкырлык» квесты, бюджет белән идарә итү буенча практик мастер-класслар, саклык һәм инвестицияләр стратегияләре турында эксперт лекциясе, финанс хәвефсезлеге буенча консультация пунктлары. Ә тагын монда "Финанс теләкләр агачы" белән интерактив зонаны тәкъдим итәчәкләр, анда һәр катнашучы үзенең финанс максатларын калдыра алачак. «Сберкнижка» да иң күп балл җыйган җиңүче көз Мәскәүгә республика данын ил дәрәҗәсендә якларга китәчәк.

Бу чара 21 июньдә, 10.00-15.00 сәгатьтә Уфаның Мостай Кәрим урамы 69/1 йортта узачак. Керү: бушлай.

Чара Русия Финанс министрлыгы ярдәмендә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәрә.

Фестивальнең алдагы этабынд республикадан 200дән артык гаилә катнашты.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас