

Наркотикларга бәйлелелек - тормышны җимерүче иң алама әйбер. Авырлыклардан котылырга теләүче кешеләрнең күбесе шушы куркыныч чир тозагына эләгә. Нәкъ менә шуның өчен Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне булдырылды, ул бөтен дөньяга әлеге проблеманың җитдилеген искә төшерергә тиеш.
Благовещен районының Яңа Надежда авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе яшүсмерләр өчен " Наркомания-гасыр проблемасы!» дип аталган очрашу үткәрде.
Очрашуның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның алма нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, наркотик матдәләргә карата нәфрәт тәрбияләү һәм наркотикларны кулланучы һәм башкаларны шуңа җәлеп итәргә тырышучы кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтү иде.
Әңгәмә барышында катнашучылар наркотикларның барлыкка килү тарихы, аларның төрләре һәм организмга нинди зыян китерүләре турында белделәр. Яшүсмерләр фикер алышуда актив катнаштылар, начар гадәтләрнең сәламәтлеккә һәм үз-үзләрен тотышка тискәре йогынтысын күрсәтүче тормыш мисаллары белән уртаклаштылар, үз тормышларын наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр белән бәйләүнең максатка ярашлылыгы турында уйландылар. Алар бергәләп наркомания турындагы киң таралган ялгыш фикерләрне барладылар.
Йомгаклап шушы фикер җиткерелде: балалар яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм сәламәтлеккә омтылу мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. Китапханәче катнашучыларга "Наркотикларга ЮК дип әйтик!" дигән мәгълүмат стендын тәкъдим итте.