Җәмгыять
18 июнь 2025, 17:20

Кадрлар әзерләнә

Кадрлар резервын әзерләүнең яңа этабы башланды. Башкортстан Геройлары" программасы «Геройлар вакыты» федераль проектының дәвамы булып тора.

Кадрлар әзерләнәКадрлар әзерләнә
Кадрлар әзерләнә

Башкортстанда кадрлар резервын әзерләүнең яңа этабы старт алды. Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркәтибе Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылган «Башкортстан Геройлары» программасында катнашучылар партиянең Башкортстан регбүлегендә укырга керештеләр.

"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлегендә "Башкортстан Геройлары" кадрлар проектында катнашучылар өчен белем бирү модуле старт алды. "Бердәм Россия", проектның партнеры буларак, аның белем бирү өлешен – СВО катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч модульле тематик программаны тәэмин итте. Укулар барышында катнашучылар төрле дәрәҗәдәге партия мәйданчыклары эшен үзләштерә алачак, гражданнар белән әңгәмә корырга һәм аларның мәнфәгатьләрен якларга өйрәнәчәк, социаль проектлар оештыруда белемнәрен тирәнәйтәчәк һәм территорияләр белән идарә итүнең заманча алымнары белән танышачак.

Программа тәҗрибәле сәясәтчеләрдән һәм экспертлардан интерактив лекцияләр һәм тренинглар, шулай ук иң кызыклы юнәлешләрне сайлау яки тулы курс узу мөмкинлеген үз эченә ала. "Башкортстан Геройлары" программасы «Геройлар вакыты» федераль проектының дәвамы булып тора. Ул СВО ветераннарына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, шулай ук республика предприятиеләрендә лаеклы урын алу өчен яңа белем һәм күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас