Җәмгыять
18 июнь 2025, 14:31

Интернетыгызның тизлеген арттырабыз дип шалтыратсалар...

Ышанмагыз! 

Интернетыгызның тизлеген арттырабыз дип шалтыратсалар...Интернетыгызның тизлеген арттырабыз дип шалтыратсалар...
Интернетыгызның тизлеген арттырабыз дип шалтыратсалар...

Сезгә шалтыратып, интернет тизлеген бушлай арттырырга тәкъдим итсәләр, трубканы салыгыз. Бу мутлашучыларның яңа схемасы: алар элемтә сыйфаты турында сораша һәм аны махсус кушымта ярдәмендә яхшыртырга тәкъдим итә. Кушымтаны телефоныгызга күчереп алганнан соң, җинаятчеләр сезнең банк исәбенә керә алачак. Сөйләшү барышында мутлашучылар телефоныгызның экранын күрсәтү режимын кабызуны сорарга мөмкин. Шулай итеп, алар СМС-кодларны күрә һәм банк исәбеннән акчаны җиңел генә ала.

Хәвефсезлек максатында шикле сылтамалар буенча да үтмәгез. #Аңлатабыз_Башкортстан

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас