

Русиянең 16 төбәгендә мобиль интернетны чикләделәр. Мәгълүматлар буенча, чикләүләр һавада пилотсыз очкычларның артуы белән бәйле.
Мобиль интернетны сүндерү дроннарның координациясен һәм навигациясен боза, шулай ук аларның бәрелү төгәллеген киметә, диләр.
Интернетның алама эшләве турында Мәскәү, Ленинград, Псков, Воронеж, Ростов, Волгоград, Төмән, Самара, Тамбов, Чиләбе һәм Магадан өлкәләрендә, шулай ук Тыва, Якутия, Байкал арты, Приморье һәм Хабаровск крае халкы да зарлана.
Хәрби эксперт Анатолий Матвийчук элегрәк аңлатканча, заманча БПЛА санлы элемтә ярдәмендә оча һәм кирәкле координаталарны турыдан-туры мобиль вышкалардан алырга мөмкин. Интернетны блоклау навигация системаларының эшен боза һәм җирдәге объектларга һөҗүмнәрдән саклый.