

Республикада, һәрвакыттагыча, быел да медицина хезмәткәрләре көне киң колач белән билгеләп үтелде. Үз эшенең осталары булган сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләрен тәбрикләү тантанасы Уфаның берничә мәйданында гөрләп үтте.
18 июнь көнне БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үткән бүләкләү тантанасында Русия һәм Башкортстанның Югары дәүләт бүләкләрен табибларга һәм шәфкать туташларына БР премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев тапшырды.
-Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр, кадерле табибларыбыз, шәфкать туташлары, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Бүген без монда сезгә тагын да бер кат рәхмәт әйтергә һәм сезнең хезмәтегезгә соклану белдерергә җыелдык, - дип сәламләде ул тантанада катнашучыларны. - Сезнең хезмәтегез –фидакарьлек, сабырлык, кешеләр турында чиксез кайгырту белән тулы көндәлек батырлык ул. Вакыт һәм арыганлык белән исәпләшмичә, һәр көнне тормыш өчен көрәшүчеләр, хәтта иң катлаулы ситуацияләрдә дә кешеләргә өмет бирүчеләр. Сезнең белемегез һәм һөнәри осталыгыгыз меңләгән язмышларны коткара, ә сезнең яхшы сүзләрегез һәм ярдәмегез кайчак дарулардан да ким дәваламый. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, рухи көч һәм бетмәс-төкәнмәс сабырлык телим. Йөрәкләрегез җылы, кулларыгыз нык һәм ышанычлы булып калсын, хезмәтегез лаеклы бәяләнсен, ә тормышта шатлыклы мизгелләр күбрәк булсын. Изге хезмәтегез өчен рәхмәт, сезне медицина хезмәткәре көне белән сезгә".
Урал Кильсенбаев шулай ук республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышларын да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, республикада соңгы берничә елда 360тан артык фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Бу шул ук чорда Идел буе федераль округының 14 төбәгендә төзелгән барлык ФАПларның яртысыннан артыгы. Шулай ук Башкортстан берничә көн элек ил Президенты Владимир Путинның онлайн-катнашында сафка кертелгән кардиоүзәкнең яңа хирургия корпусы белән дә мактана ала.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Шаляпин залында да тантана матур узды. Иң-иң лаеклыларга дәүләт бүләкләрен биредә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин тапшырды.
- Безнең алга Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров куйган бурыч — республика халкының гомерләрен саклау, - диде Айрат Рәзиф улы үзенең сәламләү сүзендә. - Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Бик яхшы аңлыйбыз, эшегездә сезгә бик тә сыгылмалы булырга, психологик яктан да, физик яктан да, барлык авырлыкларны үз җилкәләрегездә күтәрергә туры килә. Без сезне бик яхшы аңлыйбыз һәм иң мөһимен — үзегезне дә саклавыгызны телибез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергәләп тә вакыт уздырырга өлгерегез.
Без бүген монда, шундый матур залда җыелганбыз, яхшы кәефтәбез. Әмма хәзерге вакытта безнең коллегаларыбыз – табиблар, фельдшерлар-яңа территорияләрдә, алгы сызыкта. Алар илебез намусын һәм безнең мәнфәгатьләрне яклый, һәм, әлбәттә, безнең сугышчыларны сафка кайтара һәм җиңүне якынайту өчен барысын да эшли. Без аларга һәрвакыт рәхмәтле. Әгәр сезнең коллективта шундыйлар — үз иреге белән яу кырына барган кешеләр, контрактчылар һәм ярдәм итәргә теләүчеләр – бар икән аларны һәрвакыт бәяләргә, хөрмәтләргә һәм аларга хәзерге вакытта бик җиңел булмавын аңларга кирәк. Алар саф намус белән табиб исемен горур йөртәләр.
Бүләкләү тантанасыннан соң күмәк фотога төшү булды.
Гөлара Арсланова.