

Русия Саннар министрлыгы һәм Мәскәү Журналистлар берлеге ярдәмендә «Бастион» экстремаль журналистиканың ун көнлек укыту-гамәли курслары Казанга бөтен илдән, шул исәптән яңа төбәкләрдән катнашучыларны җыйды.
Экстремаль шартларда эшләүгә әзерләнүдә «Молодежная газета»ның баш мөхәррире Алсу Муллахмәтова да катнашты. Шулай ук Башкортстан исеменнән журналистлар Азат Садриев (БСТ), Ильяс Батыргариев (БСТ), Мария Николаева («Уфимские ведомости»), Алия Гыйльванова («Аскинская новь») чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак: "Молодежная газета"