Җәмгыять
18 июнь 2025, 17:35

Авыл хужалыгында эш стажы өчен пенсионерларга өстәмә түләү каралган

Ничә сум була? 

Авыл хужалыгында эш стажы өчен пенсионерларга өстәмә түләү каралганАвыл хужалыгында эш стажы өчен пенсионерларга өстәмә түләү каралган
Авыл хужалыгында эш стажы өчен пенсионерларга өстәмә түләү каралган

Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе белгечләре шушы хакта аңлата. 2025 елның 1 гыйнварыннан өстәмәнең күләме 2 226,93 сум тәшкил итә.

Картлык яки инвалидлык буенча страховка пенсиясенә өстәп түләнгән акча авыл халкына түбәндәге өч шартны үтәгәндә бирелә: 

- кәмендә 30 ел стажы;

- түләүле эше булмаса;

- авыл җирендә яшәгән очракта.

Авыл стажына колхозда, совхозда яки терлекчелек һәм балыкчылык сферасына караган башка авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләү чоры керә. 

Һөнәр Русия Хөкүмәте раслаган исемлеккә vk.cc/cdE94X тап килергә тиеш. Шул ук вакытта, нинди вазифа биләүгә яки һөнәр төренең нинди булуына карамастан, 1992 елга кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләү вакыты исәпкә алына.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас