Җәмгыять
17 июнь 2025, 09:25

Түләүле парковкалар эшли башлый

Аннан кемнәр бушлай файдаланырга хокуклы?

Түләүле парковкалар эшли башлыйТүләүле парковкалар эшли башлый
Түләүле парковкалар эшли башлый

27 июньнән Уфада түләүле парковкалар эшли башлый. Гражданнарың кайбер категорияләре аларны  бушлай файдалана ала. Моның өчен бердәм төбәк транспорт чараларының электрон реестрында теркәлергә кирәк.

Ташлама белән Башкортстанда даими яшәгән һәм түбәндәге Русия граждандары файдалана ала:

Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, I, II һәм III группа инвалидлар (автомобильдә «Инвалид» билгесе булганда), инвалид балаларның законлы вәкилләре, милкендә автомобиль булган очракта - күп балалы гаиләнең ата-аналарының берсе (опекун/попечитель), шулай ук электромобиль хуҗалары да бушлай парковкага хокуклы.

Кирәкле документларның тулы исемлеген Башкортстандагы Күп функциялы үзәкнең бәйләнеш үзәгендә ачыклый аласыз: +7 (347) 246-55-33, +7 (927) 333-31-00.

Инвалидларның транспортында «Инвалид» дигән билге куелырга тиеш. Моның өчен Күп функциялы үзәк офисында яки «Госуслуги» порталында (vk.cc/cvJmZ2) «Социаль өлкәдәге бердәм үзәкләштерелгән санлы платформа»га транспорт турында мәгълүмат кертергә кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас