Җәмгыять
17 июнь 2025, 09:05

«Евразия йөрәгенә сәяхәт-2025»

Уфада Халыкара проектта катнашучылар белән очраштылар.

«Евразия йөрәгенә сәяхәт-2025»«Евразия йөрәгенә сәяхәт-2025»
«Евразия йөрәгенә сәяхәт-2025»

Уфада Евразия Фәнни белем бирү үзәге вузара студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халыкара гуманитар - эшлекле инициатива — «Евразия йөрәгенә сәяхәт-2025» экспедициясендә катнашучылар белән очрашты.

Халыкара төбәк интеграциясе үзәге оештырган Экспедиция 6 июньдә Мәскәүдә старт алды. Катнашучылар Русия, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан аша 8000 километрдан артык юл үтәргә планлаштыралар, фәнни сессияләр, бизнес-форумнар, мәдәни чаралар һәм очрашулар уздырачаклар.

Экспедициядә төрле илләрдән бизнесменнар, галимнәр, эшмәкәрләр, блогерлар катнаша. Маршрутның финал ноктасы Дүшәнбе шәһәрендә булачак, анда 22 июльдә беренче Үзәк Азия халыкара икътисадый форумы узачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас