Җәмгыять
17 июнь 2025, 12:45

Безнең йөрәк илгә дә кирәк!

Республика кардиология үзәгендәге ачылган  яңа хирургия корпусы белән журналистлар танышты.

Безнең йөрәк илгә дә кирәк!Безнең йөрәк илгә дә кирәк!
Безнең йөрәк илгә дә кирәк!

Республика кардиология үзәгендәге ачылган  яңа хирургия корпусы белән журналистларны респубиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәфис улы Рәхмәтулин таныштырды.

Йөрәк-кан авыруларының күп булуы яңа хирургия корпусы төзү кирәклеген көн тәртибенә куйган, шуңа бу авыруларны кисәтү һәм вакытында ярдәм итү буенча чаралар күрелә. Нәтиҗәдә  соңгы 5 елда республикада бу авырулардан дөньядан китү 30 процентка кимегән икән.

Бу бинада авыруларга ярдәм итүнең  иң алдынгы технологияләренә нигезләнгән  җиһазлар урнаштырылган, аларның кайберләре йөзләгән миллион сумлык икән. Боларның барсы да авыруларга үз вакытында һәм нәтиҗәле ярдәм итүгә исәпләнгән. Яңа хирургия корпусын төзү һәм җиһазландыру 10 миллиард сумга төшкән. Анда 6 хирургия бүлеге, 2 операция блогы, 10 операция бүлмәсе  һәм 2 реанимация бар  икән. Бинаның бар яклап җайлылыгы, аларның җиһаландырылуы, персоналның компетентлыгына ил һәм дөнья дәрәҗәсендә ирешелгән. Мондагы  яңалыкларны башка яклардан  да килеп өйрәнәләр икән.

Министр белән бергәләп экскурсиядә палаталардагы авырулар белән сөйләштек, Уфадан булган  79 яшьлек  авыруга 20 ел элек йөрәгенең бер клапанын алыштырган булганнар, әле тагын икесен яңартканнар, ә искесе яхшы эшләвен дәвам итә икән. Операцияләр барган палаталарны пыяла аша карадык, иң гаҗәпләндегәне – җиһазлар һәм бина, палаталардагы дизайн булды. Диварлар яшькелт төскә буялган, табиблар әйтүенчә, бу төс кешене тынычландыра, савыгуга ярдәм итә.

Шулай итеп, бу корпуска республиканың теләсә кайсы почмагыннан килгән кеше кирәк булган медицина ярдәме алырга мөмкин: диагноз кую, операцияне билгеләү, аны эшләү һәм аякка бастыру өчен бар шартлар да бар.  Министр Айрат Рәхмәтуллин табибларның югары хәзерлекле булуларына кат-кат басым ясады. Аларның күпләре Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда яңача дәвалау методларын өйрәнгән, яңа катлаулы техниканы һәм технологияләрне үзләштергән. Димәк, беренчел медицина ярдәме күрсәткәч алынган юлламалар белән курыкмыйча кардиология үзәгенә килергә һәм чирне җиңәргә була. Шундый ышаныч белән чыктым мин бу экскурсиядән.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас