Җәмгыять
10 июнь 2025, 10:15

Зилә Романова – иң яхшы земство почтальоны

   "Бердәм Русия" партиясе Русия Почтасы һәм Русия авыл яшьләре берлеге белән берлектә оештырган "Земство почтальоны – 2025" Бөтенрусия конкурсының финалы Мәскәүдә  “Русия” милли үзәгендә узды.

Зилә Романова – иң яхшы земство почтальоныЗилә Романова – иң яхшы земство почтальоны
Зилә Романова – иң яхшы земство почтальоны

Чара илнең төрле почмакларыннан: Калининград өлкәсеннән алып Приморье краена кадәр почта һөнәрләренең 70тән артык вәкилен берләштерде. Сайлап алу этабын узган катнашучылар финалда үзләренең һөнәри осталыкларын һәм эшкә иҗади якын килүләрен күрсәттеләр.

    Бәйгедә халык саны 50 000 гә кадәр булган торак пунктлардан килгән хат ташучылар катнаша алды. Конкурска барлыгы өч меңнән артык гариза кергән, бу һөнәргә зур кызыксыну һәм авыл җирендә почтальон роленең әһәмияте турында сөйли.

    “Русиянең иң яхшы земство почтальоны-2025” исемен һәм 250 000 сум күләмендә акчалата бүләкне Башкортостан Республикасыннан Зилә Романова яулады. Ул ун ел инде  Гафури районының Родина авылында хат ташучы булып эшли. Зилә үзе әйтүенчә, әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен мөһим булган кеше генә яхшы хат ташучы була ала. Шуңа күрә аның өчен иң мөһиме — аралашу, ярдәм итү һәм авылдашлары турында эчкерсез кайгырту. Зиләне чын күңелдән котлыйбыз!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас