Җәмгыять
10 июнь 2025, 06:35

Тарифлар артуга әзербезме?

1 июльдән утка, суга, газга һәм башкаларына тагын да күбрәк түләргә туры киләчәк.

Тарифлар артуга әзербезме?Тарифлар артуга әзербезме?
Тарифлар артуга әзербезме?

Индексацияләү11,9%ка булачак, шул ук вакытта бу процент төбәкләргә карап аерылачак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский.

    "Ил буенча тарифларның уртача 11,9% ка артачагы билгеле. Шул ук вакытта Төньяк Осетиядә – 19,1%, Чиләбе өлкәсендә һәм Мордовиядә — 18%ка кадәр, Татарстанда һәм Дагыстанда коммуналка үсеше 17,5% тәшкил итәчәк. Архангельск өлкәсендә – 20%, Пермь краенда – 21,1%, Кемерово өлкәсендә 19,8% ка кадәр индексацияләячәкләр”, - ди Якубовский.

    Русиянең әлеге төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык тарифларының артуын искергән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү зарурлыгы, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга чыгымнарның артуы, климат шартлары, газ һәм электр энергиясе кебек ресурсларга бәяләрнең артуы, шулай ук инфляция белән бәйләп аңлаталар.

    "Тарифларның иң аз үсеше булган төбәкләр – бу социаль ярдәмнең югары чаралары гамәлдә булган һәм элек торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең чагыштырмача югары дәрәҗәсе теркәлгән субъектлар", - дип йомгаклады Якубовский.  

       Башкортстанда исә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларының артуы турындагы мәгълүмат республиканың Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

     Анда 2025 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан түләнә торган күләмнең уртача үзгәреш индексы 14,6% диелгән.

    Үзгәрешләр түбәндәгечә булачак:

 - су белән тәэмин итү-13,5%;

 - су агызу-14,2%;

 - җылылык белән тәэмин итү-16,5%;

 - электр энергиясе-12,6%;

 - газ белән тәэмин итү-10,3%;

 - чүп-чар чыгару-11,8%.

    Шулай итеп, кабул ителгән карарларны исәпкә алып, 2025 елның 1 июленнән Башкортстан Республикасы буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның гомуми түләвен үзгәртү индексы Русия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгәннән артмаячак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас