Җәмгыять
10 июнь 2025, 07:05

"Шикле кешегә ияреп китә күрмә, балам!"

Балагыз хәвефсезлек турында беләме?

"Шикле кешегә ияреп китә күрмә, балам!""Шикле кешегә ияреп китә күрмә, балам!"
"Шикле кешегә ияреп китә күрмә, балам!"

Җәйге каникуллар җитте. Түбәндәге киңәшләребез иң беренче чиратта әти-әниләргә юнәлтелгән. Балагыз белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшсәгез иде.

   Балаларга нәрсәләр турында аңлатырга кирәк? Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре биргән киңәшләргә колак салыгыз һәм балаларга аңлатыгыз.

  • Таныш булмаган һәм җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга ярамый;
  • Су төбенең тирәнлеген һәм рельефын белмәсәгез, чуммагыз;
  • Билгеләнгән чикнең аргы ягына йөзмәгез;
  • Катерларга һәм пароходларга якын килмәгез;
  • Йөзү өчен иң яхшы вакыт – 15-20 минут.
  • Артык озак йөзәргә ярамый, югыйсә өшү куркынычы бар;
  • Ашаганнан соң 1-1,5 сәгатьтән соң гына су коенырга мөмкин;
  • Кирәк булганда, ярдәмгә чакырырга кыенсынмагыз;
  • Таныш булмаган кешеләргә ияреп, чит машинага утырырга ярамагыз.

      Әгәр урамда шикле кеше  бала  артыннан бара яки йөгерә икән, якындагы кеше күп булган урынга, мәсәлән, кибеткә таба йөгерергә кирәклеген аңлатыгыз. Ярдәм сорап кибет, оешма хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

  • Таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый!
  • Әгәр таныш булмаган өлкәннәр көч кулланып, баланы алып китәргә тырышсалар, каршылык күрсәтергә һәм ярдәмгә чакырырга кирәклеген аңлатыгыз.
  • Шырпы һәм зажигалкалар белән уйнарга, үлән һәм тирәк мамыгына ут төртергә ярамый.

* Кабызылган электр приборларын һәм плитәне караусыз калдырырга ярамый.

 * Юеш куллар белән электр приборларына тотынмагыз.

 * Ватык приборлардан һәм розеткалардан файдаланмагыз.  

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас