

Үткән ял көннәрендә Мәскәүнең Коньков буалары территориясендә беренче тапкыр “Сабантуй-2025” фестивале үтте. Ул буыннан-буынга тапшырылып килгән Башкортстан мәдәнияте, йолалары һәм традицияләренә багышланганды.
Бәйрәм кунаклары өчен традицион спорт ярышларыннан алып халык һөнәрләре буенча мастер-классларга һәм милли ризыклардан авыз итүгә кадәр төрле күңел ачулар оештырылды.
Сабантуй үткән мәйдан уртасында кабатланмас милли мохит тудыручы тирмә урнаштырылды. Эчке бизәлеше башкорт халкының көнкүрешен чагылдырган тирмәдән кеше өзелеп тә тормады. Килүчеләрнең игътибарын милли костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе җәлеп итте.Киемнәрне карап кына калмыйча, истәлекле фотосурәтләр ясап, киеп карарга да мөмкин иде.
Дөньяда иң тәмле һәм шифалы балларның берсе саналган атаклы башкорт балы да фестивальнең йолдызына әверелде. Кунаклар иң яхшы сортны татып карадылар һәм иң яхшысын билгеләделәр.
Фестивальдә кулдан эшләнгән милли курчаклар, бизәнү әйберләре һәм мамыктан эшләнгән әйберләр, башкорт шәле тәкъдим ителде.
Мәскәүнең башкорт иҗат коллективларының үзенчәлекле һәм якты чыгышлары белән тулыланган бәйрәм концерты үзәк вакыйга булды.
Ләйсән Азнабаева фотосы.