Җәмгыять
9 июнь 2025, 14:54

“Көй сакта тора”

   Башкортостанда беренче тапкыр Русия милли гвардиясе гаскәрләренең “Көй сакта тора» дип аталган җыр һәм бию ансамбльләре фестивале узды.

“Көй сакта тора”“Көй сакта тора”
“Көй сакта тора”

Башкортостанда беренче тапкыр Русия милли гвардиясе гаскәрләренең “Көй сакта тора» дип аталган җыр һәм бию ансамбльләре фестивале узды.

   9 июньдә Уфада “Көй сакта тора” дип аталган Русия милли гвардиясе гаскәрләре җыр һәм бию ансамбльләре фестиваленең гала-концерты булды. «Башкортостан» Дәүләт концерт залында узган чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Милли гвардиясенең Жуков орденлы Идел буе округы гаскәрләре командующие Сергей Просяник катнашты.

   Идел буе федераль округында беренче мәртәбә узган фестивальгә 320ләп кеше җыелды.

Концерт программасы строй әзерлеге, халык хореографиясе, заманча сәхнә сәнгате элементларын берләштерде һәм Росгвардия сугышчыларының югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгын күрсәтте. Башкортстан Башлыгы фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга илнең мәдәни тормышына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм безнең көннәрдә патриотик сәнгатьнең мөһим ролен ассызыклады.

    - Махсус хәрби операция шартларында ансамбльләр иҗаты аеруча зур әһәмияткә ия була. Ул шатлык бүләк итеп кенә калмый, рухны ныгыта, – диде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе шулай ук республиканың Росгвардия командованиесе белән мөнәсәбәтләрнеңмөһимлеген билгеләп үтте.

   - Без егетләребез өчен борчылабыз һәм республика илебезне яклаучыларга ярдәм итәргә әзер.

Иң мөһиме – алар җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. Фестиваль 10 июньдә Уфаның шәһәр паркларында концертлар белән дәвам итәчәк һәм Русия көнен, шәһәр көнен һәм Башкортстанның халык шагыйре һәм милли герое Салават Юлаевның тууына 271 ел тулуны бәйрәм итү буенча масштаблы программаның бер өлеше булачак.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас