

Башкортстан аграрийлары чәчү кампаниясен төгәллиләр.
9 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә чәчү кампаниясенә йомгак ясалды.
Республика вице – премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, төбәк аграрийлары язгы кыр эшләрен төгәлләде диярлек. Сабан культуралары планлы мәйданнарның 97 процентында чәчелгән, бу якынча 2 млн га, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар – 1,2 млн га.
2025 ел уңышы өчен иң күп мәйдан Баймак (75 мең га), Стәрлетамак (59 мең га) һәм Илеш (57 мең га) районнарында чәчелгән.Моннантыш, 596 мең га мәйданда майлы культуралар чәчелә. Ә шикәрчөгендере44 мең га мәйданда чәчелгән.Илшат Фазрахманов хуҗалыкларда чәчүлекләрне – химпрополканы һәм корткычларга каршы эшкәртүне, шулай ук терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр, дип өстәде.
БашкортстанБашлыгыавыл хезмәтчәннәренә язгы чәчү чорында башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Эшнеяхшыоештырдык. Авыл халкынауңышлартелибезһәммулуңыш көтәбез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru