

Үзәк китапханәдә үткән мәдәни чара район спортының якты йолдызы Фәнилә Шәфыйкованы хөрмәтләүгә багышланды. Анда аның хезмәттәшләре, спорт клубы әгъзалары, район иҗатчылары һ.б. җыелды.
─ Тирә – ягыбыздагы барлык кыйммәтләр кешенең тырыш хезмәте ярдәмендә барлыкка килә. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып башкарган һәр кеше ихтирам ─хөрмәткә лаек. Бүген без шундыйларның берсе: оптимист, көчле рухлы, райондашларның ихтирамын яулаган Фәнилә Үзбәк кызын хөрмәтләргә җыелдык, ─ дип сүз башлады чараны алып баручы Гөлнара Сәхибгәрәева һәм аның гомер юлына байкау ясады. Район хатын-кызлары советы рәисе Алсу Радик кызы Гәрәева һәм башка кунаклар да бу көнне Фәнилә ханым адресына җылы сүзләр әйттеләр, аңа изге теләкләрен җиткерделәр.
Фәнилә Шәфыйкова, чын-чынлап, хөрмәткә лаек шәхес. Ул 1953 елның 1 гыйнварында Чакмагыш авылында туа һәм өч балалы тату гаиләдә тырыш, уңган кыз булып үсә. Мәктәптә әйбәт укучы, зирәк , тәрбияле кыз физкультура дәресләрен аеруча ярата. Шуңа күрә дә һөнәр сайлаганда аптырап тормый, Күмертауның физик тәрбия укытучылары әзерләүче педагогия училищесына укырга керә. Анда белем алганнан соң, Чакмагышның икенче урта мәктәбенә кайтып эшкә урнаша. Яшь белгечкә эш башлап китүе җиңел генә булмый, әлбәттә. Чөнки ул елларда мәктәптә спорт залы, спорт мәйданчыгы юк иде. Күнекмәләр күп вакыт Чакмагыш һөнәрчелек училищесы стадионында үткәрелде. Җитмәсә, яңа гына эш башлаган кызны хоккей буенча тренер да итеп куялар. Бүгенгедәй яхшы шартлар булмады ул елларда: балалар ачык һавада хоккей уйнарга өйрәнде. Ә шугалакны су агызып ─ боз катырып укытучы үзе хәстәрли иде.
Нинди генә уңайсызлыклар булса да зарланмый, яшьләрчә дәрт белән чәмләнеп, алга максатлар куеп эшли Фәнилә. Елдан- ел тәҗрибәсе арта, тырышлыгы нәтиҗәсендә тиз арада балалар күңеленә үтеп керә, ата-аналар ихтирамын яулый. Әлбәттә, мәгариф , мәктәп җитәкчелеге тарафыннан да игътибарсыз калмый. Аның оештыру сәләтен дә, хезмәтенә җитди карашын да күрәләр һәм өлкән физкультура укытыучысы итеп билгелиләр. Менә шул вазифаны ул хаклы ялга чыкканчы башкарды. Балаларның физиологик үсеш чорын исәпкә алып, дәресләрне аларның организмына ярдәм итәрлек күнекмәләр нигезендә оештырырга омтылды, хоккей,футбол, чаңгы һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар, спартакиадаларда катнашкан балаларны тагын да югарырак максатларга ашкындыру өчен төрле дәртләндерү юлларын табып , спорт тәрбиясе бирүнең сыйфатын күтәрүгә иреште.
Тырыш хезмәтләре зур уңышлар китерде Фәнилә Үзбәк кызына. Аның бәйгеләрдә җиңеп алган бүләкләре─ медальләре, кубоклары, Диплом һәм Мактау грамоталары бихисап, кечкенә бер музей булып тупланган, янып эшләгән елларын хәтерләтеп тора. Хәер, ул спорттан бер мизгелгә дә аерылмады, бүген дә сафта: спорт данын күтәрүгә лаеклы өлешен кертә, район буенча үткәрелгән ярышларның алыштыргысыз судьясы. Хезмәте елларында мәктәп укучыларының яраткан укытучысы булса, хәзер исә өлкән яшьтәгеләр белән эшли. Хаклы ялга чыккан райондашларын туплап, республика күләмендә танылырлык спорт клубы оештырып җибәрде һәм аның эшчәнлеге елдан-ел киңрәк колач ала. Гаилә тормышында да үрнәкле ханым ул. Тормыш иптәше Нәүфәл Габделгыйлем улы белән гел муллыкта яшәделәр, өч уллары буй җиткерде, бик тә акыллылар.
Бик бәхетле ханым ул Фәнилә Үзбәк кызы. Киләчәктә дә уңышлар, гаилә иминлеге телик үзенә.
Фотосурәттә: Фәнилә ханым уллары белән.
Рәзифә Сәхапова.
Чакмагыш авылы.