Җәмгыять
9 июнь 2025, 15:08

Бәрәңге күм, тирес чыгар, чирләмәссең

Бүген миллионнарча кеше югары кан басымы белән интегә. Күпләр гомере буена дару төймәләрен эчәргә мәҗбүр, шунсыз яшәүне алар күз алдына да китерә алмыйлар.

Бәрәңге күм, тирес чыгар, чирләмәссеңБәрәңге күм, тирес чыгар, чирләмәссең
Бәрәңге күм, тирес чыгар, чирләмәссең

Бүген миллионнарча кеше югары кан басымы белән интегә. Күпләр гомере буена дару төймәләрен эчәргә мәҗбүр, шунсыз яшәүне алар күз алдына да китерә алмыйлар.

   Дарусыз гына чирдән котылу мөмкинме? Киңкырлы тикшерүләр үткәргәннән соң, галимнәр, нәтиҗәләрне бәяләп, физик күнегүләрнең һәм шулай ук хуҗалыктагы эшләрне башкаруның гипертониягә каршы даруларга караганда да тәэсирлерәк булуын ачыклаган.

   Физик күнегүләр һәм артык көчәнеш таләп итмәгән эшләр кешенең яшенә, гәүдә авырлыгына һәм кан басымы дәрәҗәсенә карамастан, бик тиз арада файда китерәләр икән. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм паралич сугу ихтималын күпкә киметә.

Фото: shkolazhizni.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас