Җәмгыять
9 июнь 2025, 08:12

"Авыл күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык"

   Чынлап та, мәчете булган, көн саен изге азан моңы яңгыраган авылда кот була, анда халык мул-имин тормышта яши.

"Авыл күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык""Авыл күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык"
"Авыл күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык"

Чынлап та, мәчете булган, көн саен изге азан моңы яңгыраган авылда кот була, анда халык мул-имин тормышта яши.

   Авылыбызның нуры булган, әллә кайлардан ук җаныбызга иман нуры сирпеп, үзенә чакырып торган "Ак мәчет”ебез – ул гади бер бина тугел. Анда халкыбызның чал тарихы да, шатлыгы һәм хәсрәте дә, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре дә чагылыш таба. Иман йорты үзенә әллә кайлардан тартып тора!

   Калмашбашта мәчет ачылуга да 15 ел вакыт үтеп киткән икән. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, ул тулы куәткә эшләп килә. Анда көн саен азан тавышлары еракларга тарала, атна саен  җомга намазлары үтә. Мәчеттә өлкәннәр һәм балалар өчен  атнасына 2-3 тапкыр динебезне өйрәнү дәресләре үткәрелә, анда  бигрәк тә балалар теләп йөриләр.

   Олы дини бәйрәмнәрдә халык бик теләп җыела. Безнең халык бик тә кунакчыл, бәйрәм намазларыннан соң чәй табыннары әзерләнә, ятимнәргә "мәчет күчтәнәчләре" таратыла.         

   Мәчет ачу, аны кадерләп, чиста итеп тоту ул – зур савап та, җаваплылык та. Ачылган икән, Аллаһ йорты эшләргә тиеш, биш вакыт намаз укылган мәчет бар авыл халкы өчен хәер-дога кылып, ә намазлар укылмаган мәчетләр рәнҗеп тора, диләрме әле...

   Гомер уза тора, менә озак еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән “Ак мәчет”ебезгә дә яңарту кирәклеге мәсьәләсе алга килеп басты. Һәм авылыбыз халкы бу чакыруга дәррәү уңай җавап бирде.                                                                           "Ил төкерсә - күл булыр, илгә таян” - дигән мәкаль бар. Бу инде, әлбәттә, авырлыкларны жинеп чыгу  өчен халыкка таянырга кирәклеген аңлата. Сер тугел, бүген нинди генә эшкә тотынсаң да, эш акчага килеп терәләсең.  Шулай да бар халык белән дәррәү кузгалгач, мәчет тирәсен төзекләндерү эшлэре гөрләп барды:  апрель-май айларында ихатага заманча плитка жәелде, урам яклап тротуар эшләнде, мәчетнең нигезләре (отмостка) ныгытылды. Шунысы куанычлы, авылга ямь биреп торучы мәчетебезне төзекләндерү эшендә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче якташларыбыз да зур ярдәм күрсәтте: ярдәм йөзеннэн  145 мең сум күләмендә җыелган акчалата  хәер-сәдака төзекләндерү эшләренә тотылды.

   Күрсәткән ярдәмнәрегез, биргән садакаларыгыз өчен барыгызга да мең-мең рәхмәтләребезне җиткерәбез, дуслар! Аллаһның рәхмәтләре яусын сезләргә! Динебездә болай дип әйтелә бит:  “Аллахы тәгалә садака биргән кешенең малының бәрәкәтен арттыра, биргән сәдакасы өчен гамәл дәфтәренә савап яза һәм кылган бер гөнаһын сызып ыргыта”, дип. Чынлап та, мәчет ремонтлауга ярдәм итү кебек изге, игелекле эшне күңелендә мәрхәмәтлелеккә, киң күңеллелеккә ия булган кешеләр булдыра ала!                                             

   Аерып билгеләп үтәсе килә: мөселман кардәшебез Зиннәтуллин Эльвир  үз акчасына  кирәкле төзелеш материаллары сатып алып, узенең кул көче белән “Ак мәчет”кә бик тә күркәм капка ясап  бирде. Аңа мең-мең рәхмәтләребезне җиткерәбез, Аллаһның рәхмәтләре  гел явып торсын үзенә!

   Шулай ук Зиннәтуллин Фларис үзенең тракторы белән мәчет ихатасына салу өчен туфрак ташыды – аңа да зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Шушы китерелгән кара туфракны мөселман кардәшебез Гөмәров Ильяс Расих улы белән Миңнеханов Владик һәм өч улы белән мәчет бакчасына ташыдылар, аларга да  чиксез рәхмәтләр яусын! Шәяхмәтов Салават инде ничә тапкырлар мәчеткә  ярдәм йөзеннән электромонтаж эшләрен башкарды, Аллаһ аннан разый булсын.                              Изгелек беркайчан да онытылмый, дусларым. Илебезгә тынычлык килеп, барыбызга да яңартылган мәчетебездә шатлыклар белән очрашып торырга, иман нурлары белән куәтләнеп, иминлектә-саулыкта гомер кичерергә насыйп булсын.

                                                Әнгам Ахунов.

                                                 Чакмагыш районы, Калмашбаш авылы.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас