Җәмгыять
6 июнь 2025, 05:15

Файдалы да, зыянлы да Интернет

Интернет балаларга үсәргә, күп мәгълүмат белергә, аралашырга ярдәм итә, ләкин Интернетның икенче ягы да бар – балалар  төрле куркынычларга юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, мошенникларга.

Файдалы да, зыянлы да  ИнтернетФайдалы да, зыянлы да  Интернет
Файдалы да, зыянлы да Интернет

    Интернет балаларга үсәргә, күп мәгълүмат белергә, аралашырга ярдәм итә, ләкин Интернетның икенче ягы да бар – балалар  төрле куркынычларга юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, мошенникларга. Балаларның үсешен чикләмичә, аларның иминлеген ничек тәэмин итәргә?

     Башкортстан дәүләт идарәсенең  Санлы үсеш министрлыгы белгечләре бу җәһәттән түбәндәге киңәшләрен бирә.

  • Бала карый ала торган контент төренә төгәл чикләүләр билгеләгез.
  • Интернетта чит кешеләр белән аралашмаска өйрәтегез.
  • Шәхсимәгълүматларныңкыйммәтенһәм аларныгомум кулланылыштабастырыргаярамавынаңлатыгыз.
  • Балага мошенникларның нинди схемалар кулланулары турында сөйләгез: дропперлык, аккаунтлар арендалау, фишинг һөҗүмнәре, шантаж.Букуркынычларданничеккотылыргаикәненаңлатыгыз.
  • Интернет челтәрендә һәм уеннарда псевдоним  куллану яхшырак  булуын төшендерегез.
  • Шиклесылтамаларны һәм баннерларнытаныргаөйрәтегез.
  • Интернеттатүләүкагыйдәләретурында фикералышыгызһәм ъз телефоныгызга банк операцияләре турында хәбәрнамәләрне тоташтырыгыз.
  • Социаль челтәрләрдә өй адресын күрсәтергә ярамавы турында сөйләгез.
  • Ата-ана контроле функцияләрен урнаштырыгыз.

Фото: ufa.rbc.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас