Җәмгыять
5 июнь 2025, 12:20

"Әйдә уйнарга!" фестивалендә

Уфада Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивале башланды.

"Әйдә уйнарга!" фестивалендә"Әйдә уйнарга!" фестивалендә
"Әйдә уйнарга!" фестивалендә

Уфаның Совет мәйданында "Әйдә уйнарга!" II Бөтенрусия уенчыклар һәм өстәл уеннары фестивале бара. Чара илнең төрле төбәкләреннән 150ләп җитештерүчене һәм һөнәрчеләрне берләштерде. Аны ачу тантанасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк җитәкчесе үзебезнең уенчыклар индустриясе үсешенең мөһимлеген ассызыклады һәм фестивальнең иң беренче чиратта балалар өчен уздырылуын, аның максаты киләчәк буыннарны тәрбияләү булуын билгеләп үтте.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас