Җәмгыять
5 июнь 2025, 14:05

Марофон старт алды

«Яшел эшләр марафоны» бөтенрусия экология акциясе үтә.

Марофон старт алдыМарофон старт алды
Марофон старт алды

«Яшел эшләр марафоны» бөтенрусия экология акциясе 5 июньнән 12 июньгә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында.

Марафонны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Экосистема» Бөтенрусия экологик иҗтимагый хәрәкәте уздыра.

Республикада марафон «Русия суы» экологик акциясе белән ачылачак, ул бүген Уфаның җылы күлендә узачак. Бөтенрусия акциясе күл һәм елга ярларын чүп-чардан чистартуны күздә тота, һәм безнең төбәк анда беренче ел гына актив катнашмый. Узган елда катнашучылар саны һәм чистартылган яр буе линиясе озынлыгы буенча Башкортстан төбәкләр арасында өченче урынны алды. Республика шәһәрләре һәм районнары арасында Уфа лидер булды.

«Русия суы» экологик акциясендә катнашучылар Инорс микрорайонында җыелачак. Җылы күл ярыннан тыш, эшләр Уфа ярларында да алып барылачак. Программада шулай ук  кызыклы кешеләр белән очрашулар, флешмоб, уеннар, мастер-класслар, викториналар һәм тәмле призлар каралган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас