

Бүген Уфаның иң матур урыннарының берсе Совет мәйданында “Әйдә уйнарга” II Бөтенрусия уенчыклар һәм уеннар фестивале үз эшен башлады. Ул дүрт көн дәвам итәчәк – 5 июньнән 8 июньгә кадәр.
Иртәдән Совет мәйданы гөр килде! Уенчыклар фестивале булачагын белгән уфалылар – балаларын җитәкләгән әти-әниләр, яшь-җилкенчәк, башкала кунаклары мәйданга ашыкты. Чөнки биредә роботлар, конструкторлар, курчаклар, уенчык машиналар, өстәл уеннары һәм аларның авторлары җыелды.
Фестивальнең программасы бик бай булмакчы: көн саен иртәнге 10.00нан кичке 10.00га кадәр күп санлы мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар, шулай ук Русия җитештерүчеләренең уенчык күргәзмәләре, балалар өчен иң яхшы уен практикаларын күрсәтү, өстәл уеннары буенча спорт ярышлары һәм уенчыкларның тест-драйвы көтелә.
Чара илнең төрле төбәкләреннән 150ләп җитештерүчене һәм һөнәрчеләрне берләштерде.
Бүген без, “Өмет” журналистлары да, “Әйдә уйнарга” фестиваленең беренче көнендә үк Совет мәйданында булдык, рәт-рәт тезелгән тирмәләр һәм алардагы күп санлы уенчыкларны карап сокландык, аларны эшләүчеләр белән таныштык, шунда ук сәхнәдә балалар өчен оештырылган кызыклы конкурсларны карадык, күңелгә матур тәэссоратлар тупладык.
Уенчыклар эшләүчеләр дигәннән, милли киемдәге нәни курчаклар эшләүче искиткеч мөлаем ханым Рәшидә Суфиян кызы Миңнеголова белән танышып, сөйләшү бик кызыклы булды. Рәшидә ханымның оста куллары эшләгән нәни курчаклар яныннан балалар өзелеп тә тормады. Әле берсен тотып карадылар, әле икенчесе белән кызыксындылар, охшаганын әти-әниләре сатып алып китә торды. Без исә Рәшидә ханымнан: “Курчаклар эшләү белән күптән мавыгасызмы?” дип сорамый түзә алмадык.
- Мин инде олы яшьтә, тиздән 71 тула, - дип елмаеп сүз башлады ул. – Курчаклар белән балачактан кызыксынам. Үсеп җитеп, гаилә коргач, оныклар курчак эшләп бирүемне сорый башладылар. Курчакларга булган мәхәббәтем нәселдән киләдер димен – минем әнием сугыш вакытында 13 яшендә Уфада курчаклар эшләү цехына эшкә кергән. Күргәнсездер инде, мин менә шундый кечкенә курчаклар эшлим. Эш шунда – кул эшләре кибетендә ярдәмче булып эшләгәндә миннән милли киемдәге курчаклар эшләвемне сорадылар. Ләкин! Алар җыйнак, бәләкәй, кирәк булганда посылка белән җибәрерлек булсын, диделәр. Күп кенә әдәбият карап чыктым, интернетта эзләндем. Нинди районнарда нинди милли киемнәр кигәннәр? Төрле вариантлар булганлыгын аңладым. Шуннан эшкә тотындым. Минем нәни курчакларым 25-30 грамм тирәсе авырлыкта. Алар йомшаклар, җыйнаклар. Күчереп йәрткәндә ватылмыйлар, изелмиләр. Бүгенге көнгә кадәр 600ләп курчак эшләгәнмендер. Бер нәни курчакны эшләү өчен 1-1,5 көн тирәсе вакыт кирәк. Курчакка кидерелә торган киемнәр – кашмау, камзул һәм башкаларын тегү өчен материалны тукымалар кибетеннән сатып алам. Махсуслашкан кибетләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм инде (елмая).
Рәшидә ханымга уңышлар теләп, өстәлдә рәт-рәт тезелеп торган курчакларына сокланып караган балаларга комачауламыйк дип, юлыбызны дәвам иттек.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль Башкортстан Башлыгы инициативасы белән үткәрелә.