

Тантана Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында узды.
«Түбән Новгород өлкәсе сәнәгатен һәм эшкуарлыгын үстерү корпорациясе» һәм «Башкортостан Республикасы кластерлары ассоциациясе» арасында, Киров өлкәсе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Башкортостан Республикасы кластерлары ассоциациясе» арасында, шулай ук «Түбән Новгород өлкәсе сәнәгатен һәм эшкуарлыгын үстерү корпорациясе» һәм Киров өлкәсе җитештерүчесе, «Яз» җәмгыяте арасында балалар өчен товарлар җитештерүне үстерү максатларында үзара хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.
Башкортстанның сәнәгать министрлыгында билгеләп үтүләренчә, имзаланган документлар үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен чагылдыра - бу импортны алмаштыруны үстерү, хезмәттәшлекне үстерүгә һәм балалар өчен товарларны сәнәгать җитештерүгә ярдәм итү.