

Салават Юлаев һәйкәле – Европадагы иң зур ат сыннарының берсе.
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең төп символы – Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча масштаблы эшләр башлануы турында хәбәр итте.
- Кызганычка каршы, вәзгыять шундый, һәм без бу хакта күп тапкырлар әйттек: һәйкәлнең яше, технологик үзенчәлекләре һәм һава торышы аны реставрацияләүне таләп итә. Инде ике ел дәвамында без аның торышына бәйле вәзгыятьне тикшерәбез һәм анализлыйбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Эшләрне 2027 елның сентябрендә – һәйкәл ачылуга 60 ел тулуга тәмамларга планлаштыралар.
Радий Хәбиров ремонтның сыйфатына аерым игътибар бирергә кушты.
Бу уңайдан без Башкортстан Республикасы Дәүләт мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе башлыгы Салават КУЛБАХТИНга мөрәҗәгать иттек.
– Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Салават Юлаев һәйкәле реставрациягә мохтаҗ. 2020 елда аның скульптура өлешен реставрацияләүне, постаментны һәм курган нигезен ремонтлауны үз эченә алган фәнни-проект документациясен әзерләү эшләре башланды. РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 маддәсе нигезендә Ростехнадзор тарафыннан эшләр башкарылуын контрольдә тоту һәм күзәтү гамәлгә ашырылачак. Гамәлдә башкарылган эшләр проект карарлары белән чагыштырылачак. Шулай ук күзәтчелек 73 федераль закон кысаларында, Башкортстан Республикасының Дәүләт мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырылачак, мәдәни мирас объектын саклау өлешендә закон таләпләренең үтәлешен тәэмин итәчәк. Реставрацияләү буенча күрелгән чаралар хокукый яктан нигезләнгән.
Салават Юлаев һәйкәле – Европадагы иң зур ат сыннарының берсе.
Ул республика һәм Уфа шәһәре символы булып тора. Һәйкәлне саклау – зур җаваплылык. Аны хәзерге хәлдә калдыру тулысынча югалту белән яный.
Һәйкәлне реставрацияләү өчен, Русиянең башка мөһим мәдәни мирас объектларын, мәсәлән, Мәскәүдә – Маршал Георгий Жуковка, Санкт-Петербургта Петр патшага куелган һәйкәл, шулай ук Мәскәүдә демонтаж ысулы белән реставрацияләнгән Минин һәм Пожарский һәйкәлен төзекләндерү тәҗрибәсен өйрәнделәр. Салават Юлаев һәйкәленең үзенчәлекләре, шул исәптән ул әзерләнгән материаллар да исәпкә алынды.
БРның Дәүләт мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе, эшнең тулысынча үтә күренмәлелегенә һәм җәмәгать контролен тәэмин итүгә омтыла. Бу һәйкәлне киләчәк буыннар өчен сакларга мөмкинлек бирәчәк.