Җәмгыять
5 июнь 2025, 14:57

“Авырту юк. Үзеңне ничек дәваларга?”

   «Торатау» конгресс-холлында «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясенең бишенче юбилей тантанасы үз эшен дәвам итә.

“Авырту юк. Үзеңне ничек дәваларга?”“Авырту юк. Үзеңне ничек дәваларга?”
“Авырту юк. Үзеңне ничек дәваларга?”

   «Торатау» конгресс-холлында «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясенең бишенче юбилей тантанасы үз эшен дәвам итә.

   Чара кысаларында сәламәтлек саклау мәсьәләсенә зур игътибар бүленә. Анда Русия киңлекләреннән һәм чит илләрдән килгән медицина белгечләре медицинаның төрле өлкәләренә кагылышлы темаларга лекцияләр укый, консультацияләр үткәрә.     

   Бүген чара кысаларында Мәскәүдән килгән терапевт, остеопат һәм психофизиолог, Көнчыгыш һәм Көнбатыш медицина практикаларын берләштергән Изге Начинның (Начин Мангуш) “Авырту юк. Үзеңне ничек дәваларга?” дип аталган һәм ярты ел вакыт эчендә бестселлерга әверелгән китабының презентациясе узды. Аның чыгышы «Хатын-кыз бәхете территориясе» кунакларына бик күп файдалы мәгълүмат алырга булышты. Укучыларыбызга доктор тәкъдим иткән дәвалау методикасы турында “Сихәт” кушымтасы битләрендә тәфсилләп язып чыгарбыз. Димәк, гәзитебезне игътибар белән укып барыгыз, дуслар!

   Шушы еллар эчендә «Хатын-кыз бәхете территориясе» командасы республикабызның 45 муниципалитетында форум уздырды. Бу юлы да мәйданчыкларда Мексика, Дубай, Белоруссия, Үзбәкстан, Оманнан кунаклар һәм экспертлар чыгыш ясый. Бүген һәм иртәгә көн биредә «Сәламәтлек территориясе» мәйданчыклары эшли, анда балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай консультацияләр узачак.

                                                              Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас