Җәмгыять
3 Июня 2025, 07:52

Яңа законнар кереп тора

РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында 2025 елның июнендә үз көченә керәчәк яңа законнар турында сөйләде.

Яңа законнар кереп тораЯңа законнар кереп тора
Яңа законнар кереп тора

РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында 2025 елның июнендә үз көченә керәчәк яңа законнар турында сөйләде.

           Кибермошенникларга каршылык күрсәтәчәкләр

   Июньдәкибермошенникларгакаршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларкомплексы эшли башлаячак. Әйтик, банкларга, дәүләт органнарына, элемтә операторларынаһәм маркетплейсларга чит ил мессенджерлары аша гражданнарга мәгълүмат бирүне тыячаклар. Кеше телефоннан сөйләшкән һәм җинаятьче йогынтысында булырга мөмкин вакытта“Госуслуги”га керү кодлары килмәячәк. Боларбарысы да гражданнарны җинаятьчеләр гамәлләреннән сакларга, финанс югалтуларны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

               Намуссыз җитештерүчеләрне җаваплылык көтә

   Бизнесны алдан хәбәр итмичә алып бару (һәм бизнес башлану турында хәбәр итмәү үзе дә) хокук бозу дип саналачак. Димәк, мондый "эшмәкәрләр" үз товарларын һәм җитештерү шартларын тикшерүдән кача алмаячак. Сыйфатсыз һәм контрафакт продукцияне вакытында ачыклау гражданнарның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Мондый хокук бозу өчен җаваплылыкка тарту вакыты 1 елга кадәр озайтылды.

                   Кече һәм урта бизнеска ташламалар

   Июньдә кече һәм урта бизнес субъектларын субъектларының бердәм реестрга һәм ярдәм алучыларның бердәм реестрына кертү процедурасын гадиләштерәчәкләр. Моношәһәрләрдә һәм махсус икътисадый зоналарда эшләүче мондый компанияләр дәүләттән яңа ярдәм, мәсәлән, ташламалы кредитлар ала алачак.

                      Технологик суверенитетны тәэмин итү

   27 июньдә технологик сәясәткә багышланган аерым закон үз көченә керә. Аның максатлары, бурычлары һәм инструментлары билгеләнгән.Русиянең технологик суверенитетын тәэмин итү, үзебезнең югары технологияле продукциянең көндәшлеккә сәләтлелеге һәм аны булдыруның нәтиҗәлелеге максат булып тора.

   Вячеслав Володин искәрткәнчә, закон чыгару эшчәнлегендә СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле булып тора. Моның өчен май аенда ике закон кабул ителгән. Алар 23 майда үз көченә керде. Аерым алганда, сүз хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балалары югары уку йортларына кергәндә кулланылучы ташламалар турында бара. Моннан тыш, судтан тыш банкротлык процедурасы гадиләштерелә.

Фото: grozny-inform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас