Җәмгыять
3 июнь 2025, 11:28

Өч районның урманына аяк басарга ярамый

Җәйгә кердек, янгыннар чоры башланды. 

Өч районның урманына аяк басарга ярамыйӨч районның урманына аяк басарга ярамый
Өч районның урманына аяк басарга ярамый

Башкортстанда соңгы тәүлектә урман янгыннары теркәлмәгән, Бөрҗән районында бер урман янгыны сүндерелгән, Авыргазы районында  коры үлән янган, - дип яза "Молодежная газета".

Ел башыннан бирле 25 гектардан артык мәйданда урман янгыннарының 10 чыганагы теркәлгән, 1200 гектардан артык мәйданда коры үсемлекләрнең 271 януы теркәлгән. 2025 елның 26 маеннан 15 июненә кадәр Башкортстанның кайбер урманнарына җәяү һәм транспортта керү тыела. Тиешле боерыкка республиканың урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы А.Аникина 2025 елның 25 маенда кул куйды. Болар Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән районнары. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас