

— Без бу чарага икенче тапкыр килдек инде. Без 2,5 тонна китап алып килдек, 1100 исемдәге китап – бу 50дән артык нәшрият продукциясе, — диде БДБ илләрендә үткәрелә торган китап күргәзмәләрен һәм ярминкәләрен оештыручылар советы рәисе, "Макбел" нәшрияты генераль директоры Дмитрий Макаров. — Бездә берләштерелгән стенд, анда бөтен Беларусь Республикасы тәкъдим ителгән, иң яхшы китаплар. Без сезгә килеп чыга торган нәрсәләрнең якынча 10нчы өлешен күрсәтергә алып килдек. Узган елда белорус китабында зур кызыксыну булуын күрдек, шуңа күрә быел без атамалар буенча да, гомум күләм буенча да арттык.
Башкортстан Милли китапханәсе директоры, киңәшмәнең модераторы Айгөл Әминева «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсен оештыруда китапханәләрнең роле турында, шулай ук Башкортстанның яңа буын китапханәләре буенча туристик маршруты турында тулырак сөйләде.
Чыганак: «Кызыл таң».