

Бүген Уфада “Китап-Байрам” III Халыкара китап ярминкәсе бара.
Ул җыр-моң, уеннар, викториналар белән үрелеп бара. Бирегә "Өмет"нең дуслары да җыелды. Бәйрәмне матур итеп Венера ханым Идрисова алып бара.
Башта сүз "Өмет"нең баш мөхәррире Рәдис Ногмановка бирелде. Ул барлык кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, гәзитне алдыручы тугры дусларыбызга рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәмне "Нәүрүз" ансамбле солистлары дәвам итте. Дәртле җырлары, биюләре белән халыкның күңелен күрделәр. "Нур" театрының сәләтле артистлары, "Символ" театр студиясе җитәкчеләре Лениза һәм Символ Гәйнетдиновлар берсеннән-берсе моңлы җырлары белән куандырдылар.
Нәни дусларыбыз Сәйдә Гәерәева төрле телләрдә Габдулла Тукай шигирен сөйләп күрсәтте, Соня Кузнецова "Шәйморатов генерел" җырын җырлады.
"Өмет" гәзите журналисты Язгөл Сафина халык арасында викторина уйнатты. "Өмет" гәзитенең тарихы, бүгенгесе турында төрле кызыклы сораулар яңгырады, аңа дөрес җавап бирүчегә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.

