Җәмгыять
30 Май 2025, 06:00

Шашлык кыздырыйм дисәң...

Башкортстанда шашлыкларны кайда кыздырырга мөмкин икәнен сөйләделәр.

Шашлык кыздырыйм дисәң...Шашлык кыздырыйм дисәң...
Шашлык кыздырыйм дисәң...

   Җәйге ялларда күпләр яратып әзерли торган  шашлыкны  өең янындагы  участокта – шәхси  хуҗалыкта, бакчачылык ширкатьләрендә, яшелчә бакчасында яки дачада әзерләргә ярый, дип белдерделәр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

    Шул ук вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.Бары тик стационар мангалда яки төтен чыга торган урыны булган мичтә,  очкын сүндергеч белән генә рөхсәтителә.

  • Мангал корылмалардан 5 метрдан да якын урнаштырылмый.
  • Мангал яки мич  торган урыны  2 м радиуста  коры үсемлекләрдән һәм башка чүп-чардан чистартылырга тиеш.
  • Хәвефсезлек өчен аны бетон мәйданчыкка (шифер булса да ярый) урнаштыру  яхшырак

     Урамда җил көчен дә исәпкә алырга кирәк – секундына 5 метрдан  артык түгел. Мангалны, мичне яндырып җибәрү  өчен утын түгел, ә әзер күмер кулланырга кирәк.  Янәшәгә  янгын сүндергеч, сулы чиләк, көрәк куярга онытмагыз.

    Хәзерге вакытта Башкортстанда 18 апрельдән янгынга каршы махсус режим эшли. Бу – паркларда, урман массивларында яки яр буе зоналарында шашлык кыздыру яки учак ягу катгый тыела дигәнне аңлата. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен зур штрафлар яный.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас