

Аларсоциаль челтәрләрдә ялган сайтлар булдыралар һәм шуларда бердәм дәүләт имтиханнары җавапларын сатып алырга тәкъдим итәләр.
Еш кына мошенникларның максаты – мәктәп укучыларының яки аларның ата-аналарының шәхси мәгълүматларын кулга төшерү. Җинаятьчеләр зарарлы программасы булган файл җибәрәчәк, үз чиратында ул файл парольләргә, аккаунтларга керү мөмкинлеге бирәчәк.
Моннантыш, әгәр кеше “имтихан” җавапларынсатып алса, ул шантажкорбаныбулыргамөмкин: аферистлар акчаны тыелган оешмага күчерүдә гаепләячәкләр.
Исегездә тотыгыз: БДИның барлык вариантлары һәм җаваплары имтихан үткәргәнче шифрлана! Аларны күчереп, сатып алу мөмкин түгел. Бу хакта балаларыгызны искәртегез.
Фото: culture.ru