

Төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләрнең бу көнне җыелып бәйрәм итүе матур традициягә керде. Быел да алар чик сакчылары һәйкәленә, Бөек Ватан сугышы яугирләренә арналган обелиск, махсус хәрби операциясендә һәлак булган якташлар мәрмәр ташына чәчәкләр салып, веноклар куеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алды. Мәдәният хезмәткәрләре ил сакчылары хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар.
Кузбай авыл биләмәсе башлыгы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, шул ук вакытта чик сакчысы булган Фәнил Закиров килгән кунакларны сәламләде.
–Табигатьнең иң матур мизгелендә бәйрәм итәбез. Бүген көне дә матур. Бер-беребез белән аралашырга, бәйрәм белән котларга мөмкинлек бар. Ватан сакчысы дигән исем белән горурланып яшибез. Гаиләләребездә татулык булып, сау-сәламәт гомер итик, – диде Фәнил Бәйзәви улы. «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева чик сакчыларының күп төрле чараларда катнашып, ватанпәрвәрлек үрнәге булуларын, гуманитар ярдәм җыюда зур өлеш кертүләрен билгеләп узды. Чара автойөреш белән тәмамланды.