Үз гомерендә бер мәртәбә дә кредит алмаган кеше бик сирәктер ул. Юк-юк та алырга туры килә шул – фатиры да, машина белән мебеле дә кирәк, чит илләрне дә күрәсе килә. Боларның барысына да үзең туплаган акча гына җитмәскә мөмкин. Димәк, кредит кала. Ләкин аны да дөрес итеп рәсмиләштерә белергә кирәк.
Еш кына банклар кредит алганда кирәкмәгән хезмәтләр, мәсәлән, страховкалар, консультацияләр тагалар. Менә шул кирәкмәгән хезмәтләрдән ничек дөрес итеп баш тартырга? Роспотребнадзорның Башкортстанның идарәсе белгечләре шул хакта түбәндәге киңәшләрен бирә.
- Килешү шартларын җентекләп өйрәнегез. Айлык түләүләр суммасы мөмкинлекләрегезгә туры киләме? Процент ставкасы дөрес күрсәтелгәнме?
- Кирәкмәгән иминиятләштерүләрдән баш тартыгыз.Заемщикныңтормышын һәм сәламәтлеген страховкалау ирекле, шуңа күрә ул сезгә кирәкмәсә, риза булмаска мөмкин.
- Кайсыбер банклар документлар рәсмиләштерү яки счетны алып бару өчен яшерен комиссияләр ала. Мондый түләүләрнең булу-булмавын алдан ачыклагыз һәм аларны төшереп калдыру мөмкинлеге турында сөйләшегез.
- Банк хезмәткәрләре белән әңгәмә алып барыгыз. Сораулар туганда аларны банк хезмәткәрләренә бирергә кыенсынмагыз! Өстәмә хезмәттән баш тартуны дәлилләп, үз позициягезне тыныч һәм ышанычлы итеп аңлатыгыз.
- Кредит буенча барлык документларның күчермәләрен саклагыз.Бәхәсләр һәм аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракта алар кирәк булырга мөмкин.
Әгәр кредитны рәсмиләштергәндә өстәмә хезмәтләр каралганбулса, алардан баш тарту вакыты чикләнгән.Ул, килешүгә карап, 14 көннән 30 көнгә кадәр тәшкил итә.
Сораулар туса, +7 (800) 77-50-170 номеры буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз.