+21 °С
Болытлы


Русиялеләргә никахка керер алдыннан булачак тормыш иптәшләренең хөкем ителүе һәм бурычлары турында мәгълүмат алуга рөхсәт итәргә телиләр.
Депутатлар «Сюрпризларсыз никах» системасын булдырырга һәм аны «Дәүләт хезмәтләре»нә өстәргә тәкъдим иткәннәр. Бу гаилә корырга теләүчеләрне никах аферистларыннан сакларга тиеш.
Дәүләт Думасында искәртүләренчә, 2024 елда мондый ун мең мошенниклык очрагы булган.
Димәк, аферистларга җиңел булмаячак.
Чыганак: Лента. ру