Җәмгыять
28 Май 2025, 10:27

Бергә салган бәхет сукмагыннан

   Тормышта шундый кешеләр була: алар белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер гомергә тиң. Аларның акылы һәм сабырлыгы, тормышны сөюе һәм яшәлгән һәр мизгелгә рәхмәтле булулары сокландыра.

Бергә салган бәхет сукмагыннанБергә салган бәхет сукмагыннан
Бергә салган бәхет сукмагыннан

Тормышта шундый кешеләр була: алар белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер гомергә тиң. Аларның акылы һәм сабырлыгы, тормышны сөюе һәм яшәлгән һәр мизгелгә рәхмәтле булулары сокландыра.

   Чакмагыш районында гомер итүче хөрмәтле Сәмига апа Низаева нәкъ шундый нурлы кешеләрнең берсе. Алай гына да түгел, ул Чакмагышның данлы улы, язучы һәм журналист Әгъдәл Низаевның хатыны һәм редакциябез белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Татарстан журналисты Юлай Низаевның яраткан нәнәсе дә.

   Сәмига Шәйхелислам кызы, табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан кечкенә Сары-А                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         йгыр авылында туган. Аның ата-бабалары, Яңа Дөмәй авылыннан күченеп, шушы авылга нигез салганнар. “Иң татлы сулы, иң матур авылыбызрайон үзәгеннән читтә, без шунда табигать балалары булып, хәтта авылга электр утының да бик соңлап килүенә дә исебез китми, рәхәтләнеп үстек, - дип елмая Сәмига апа.- Әтием Шәйхелислам Фәрукша улы, заманында мәдрәсәләр тәмамлап, Коръән-хафиз булган, бик тә белемле, кешелекле иде. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр яу яланында булып, исән-сау әйләнеп кайткан, мин шул сугыштан соңгы чор баласы.Әти-әниле булгач, төпчек булгач, рәхәт үстем. Уку, әтидән күчкәндерме, җиңел бирелде миңа”.

   Яңа Балтач урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый кыз һәм укытучы булу хыялы белән яна. Университетка укырга кергәнче  дип, аны Аблай мәктәбенә укытырга юллыйлар.

   -Бөтенләй чит авыл ләкин тиз өйрәнеп киттем.Яңа ачылган урта мәктәптә (шулай ук яшьләр өчен эшләгән кичке мәктәптә) физика, химия, математика укытырга куйдылар үземне. Ул елларда укытучыларга эшне өяләр генә иде: миңа, әле яшь һәм гаиләсез кеше булгач, кичке дәресләрне дә кочак-кочак бирәләр. Таңнан алып төнгә кадәр мәктәптән кайтып керү юк иде,- дип яшьлек елларын хәтергә төшерә ул бүген.

   1966 елда укытырга бара кыз һәм бу киләчәктә билгеле журналист-язучы булып танылачак Әгъдәл Низаевның хәрби хезмәттән авыр чирләп кайтып, туган авылы Аблай  китапханәдә эшли башлаган чагына туры килә. Типсә тимер өзәрлек егетнең шундый кызганыч хәлгә калып кайтуы, әлбәттә, барсы өчен дә көтелмәгән хәл була. Рух ныклыгы һәм яшьлек дәрте генә йөрткән егет яшь укытучының дәресләренә дә кереп утыра, мәктәпкә сәяси укуларга килеп йөри.

   -Әгъдәлне мин Яңа Балтачта укыган чагымда ук күргәнем бар иде, чөнки абыйсы Әнвәр Әхмәтович– минем сыйныф җитәкчем, аның тормыш иптәше Лена Шәрифҗановна мәктәп директоры булды. Озын кара плащ кигән Әгъдәл белән әнисе белән безнең авылга килеп йөриләр иде. Аблайга килгәч, әлбәттә, аны таныдым. Авылда бер ел эшләгәннән соң, укырга керергә дип Уфага киттем. Әгъдәл, бәлки, авылында Сәмига дигән кыз укытканын белеп-төсмерләп кенә калгандыр әле ул чакта,- дип елмая бүген Сәмига апабыз.

   Укытучы булам дип киткән кызның планнарын туган тиешле кешесе 100 процентка үзгәртә: нәтиҗәдә кыз медицина университеты каршындагы стоматология училищесына укырга керә. Кулына диплом алганнан соң ул Яңа Балтач дәваханәсенә теш врачы булып кайта һәм эшен бик тә яратып эшләп китә, кешеләргә күбрәк ярдәм күрсәтергә тырыша. Көннәрнең берсендә ул журналист Әгъдәл Низаевны үзләренә дәваланырга салганнары хакында ишетә.

   - Таныш буларак янына хәл белергә кергәли башладым. Китаплар кертәм, шулай аралашып киттек...

   -Нәкъ менә ул тормыш иптәшегез булыр дигән уй килдеме башыгызга, Сәмига апа?- дигән сорау бирәм мин аңа.

   -Кайда инде ул вакытта аңа кияүгә чыгам дигән уй?- дип көлеп җибәрә ул, хатирәләргә бирелеп.- Тик аның хәле бер дә яхшы түгел иде:ныклап йөри дә алмый, дәваланырга да иптәшләре алып төшәләр иде. Җитмәсә, бу еллар эчендә өйләнгән, улы туган һәм тормыш киртәләре аркасында аерылышырга өлгергән ир иде. Апрель аенда Әгъдәл Чакмагышына кайтып китте, аннан инде сөйләшә-аралаша башладык. Сентябрь аенда абыйсы белән мине кияүгә алырга килделәр.

-Авыр чирле кеше белән язмышыгызны бәйләргә курыкмадыгызмы? Яшь һәм чибәр, белемле кызга сау-сәламәт егетләр аз булмагандыр бит?

   -Башкаларга ничек тоелгандыр, күземә аның чире дә күренмәде. Ничек бар, шулай кабул иттем үзен, мәхәббәт шулай итәдер дип уйлыйм бүген, үткәннәргә күз ташлаганда. Әлбәттә, баштагы елларда бик күпне кичерергә туры килде инде:кайчак хәтта якыннардан да хуплау-ярдәм булмады. Нихәл ерып чыга алдык икән, кеше сүзе дә, киртәләр дә күп булды бит. Ләкин без, бернигә  игътибар итми, үз юлыбыз белән бардык.

   Аллаһым  бар тырышлыгыбызны-үҗәтлегебезне бүләкләде: безгә 46 ел дәвамында тигез-озын гомер кичерү, балалар-оныклар шатлыгын тату насыйп итте.

   -Әгъдәл абыйга сезнең игътибар-ярдәм аякка басарга, иҗат итәргә ярдәм иткәндер?

   -Бик авыр чаклар булды инде: өйләнешкәндә ул университет тәмамлап кайткан һәм редакциядә эшли иде. Һәм без таң белән торып, бер-беребезгә таянып, Тынычлык урамындагы фатирыбыздан редакциягә кадәр араны өчәр сәгать үтә идек (мин әле дә, шул вакыттан калган ритм беләндер, әкрен атлап йөрим). Гади ручка тотып та яза алмый иде Әгъдәл, карасы үзе төшә торган махсус ручка белән генә язды. Менә шул чакта, Ходайның рәхмәте белән, үзе киенеп-үзе генә йөри дә алмаган һәм ел саен Уфада дәваланган иремне  Мәскәү профессоры башкалага дәваланырга чакырды. Анда берничә курс үткәннән соң, Әгъдәл әкренләп йөри башлады, хәтта руль артына утырды (аңа кадәр әле үзем “право”алып, районда беренче хатын-кызлардан булып машина йөртә башлаган идем). Әлбәттә, чир беркая да китеп югалмады, ләкин берникадәр артка чигенде һәм тормышның ямен тоеп яшәргә мөмкинлекләр ачылды. Аллаһка моның өчен рәхмәтлемен.

-Әгъдәл абый нинди кеше иде? Нинди әти булды?

   -Күңеле чиста, гаять кешелекле дә, кечелекле дә иде ул. Тормышка чыгарга чакырып болай диде: “Күп нәрсә вәгъдә итә алмыйм, яхшы яшәрбез”. Һәм сүзендә торды да! Ир-ат буларак холкы яхшы булды. Кешеләр мине жәлли иде: инвалид белән нихәл яши икән дип. Ә мин Әгъдәлне көлдерә идем: “өч көн генә минем белән торып карасыннар иде әле, аннан кемне жәлләрләр икән”, дип. Тату, аңлашып яшәдек, чакмагышлылар бу сүземне куәтләр дип уйлыйм. Әгәр язмышӘгъдәл белән очраштырган икән, бу юкка булмагандыр дип уйлыйм, бәхетне бергә табарга язган, димәк.

 Төрле дан-шөһрәт, дөнья малы артыннан куу безгә ят булды. Булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет белән карап яшәдек. Үз көчебез белән йорт бетереп кердек, мал-туар тоттык, бакча үстердек,умарта асрадык, балалар үстердек. Улыбыз Азамат та, кызыбыз Чулпан да гаиләләре белән миңа якын яшиләр. Оныкларыбыз уңышлары белән гел сөендереп, дусларым-туганнарым якын итеп тора.

-Ир кеше йорт салырга, ул үстерергә, агач утыртырга бурычлы дигән гыйбарәне Әгъдәл абый тулысынча үтәгән, димәк?

   -Әйе, шулай булып чыга инде (көлә).

-Бәхетлесезме, Сәмига апа? Һәм, әгәр мөмкин булса, тормышыгызда ниләрне үзгәртер идегез?

   - Бик тә бәхетлемен, Аллаһ бүләк иткән һәр мизгелгә ризамын!Тормышта үзем теләгәннәрнең барсына да ирештем: бәхетле гаилә кордым, эшемне яраттым.Аннан... гел генә: “яхшы укыдым, ә югары белем ала алмадым” дигән үкенеч яши иде күңелдә. Әгъдәл дә каршы килмәде: утыз яшьтән узгач БДУның биология факультетын тәмамладым. Шулай итеп, ул хыялымны да чынга ашырдым.

   -Сезнең эшегездә хөрмәтле теш табибы, өйдә уңган хуҗабикә булуыгызны беләбез. Һәм, иң мөһиме, Әгъдәл абый кебек иҗат кешесенә төп таяныч булып яшәгәнсез. Район гәзитендә гомер буена тынгысыз журналист йөген тарткан абыебыз китап язуга ничек килде?

   -Берникадәр аякка баскач та башы-аягы белән чумды ул гәзит эшенә. Сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, әллә нинди зур үрләр яуларлык белеме дә, сәләте дә бар иде Әгъдәлнең. “Игенче” редакциясендә бик хөрмәт иттеләр үзен, иң җаваплы эшләрне аңа йөкли иделәр. Саулыгы буенча пенсиягә чыккач та җибәрмәделәр әле үзен. 60 яше тулгач кына, мин аннан өйдә булуын, үз көенә иҗат итүен сорадым. Ул вакытта тәүге компьютерлар чыга башлаган иде. Ул аны җиңел үзләштерде, верстка эшләргә дә өйрәнде һәм бер-бер артлы тугыз китап (!) иҗат итте.

   -Әгъдәл абый “Өмет” белән дә хезмәттәшлек итте. Ул чорда әле бүгенгедәй интернет аша мәгълүмат табу мөмкинлеге юк иде, шуңа гәзит укучыларыбыз ул әзерләгән “Умартачы почмагын” көтеп алалар, аңа рәхмәт хатлары язалар иде.

   -Бу юнәлештә чын оста иде, һәр бал корты өчен фанатларча көрәште, китапларының да берничәсе умартачылыкка багышланды. Шул ук вакытта язуын да калдырмады. Икебез дә хаклы ялга чыккач умарталарны ишәйтеп, рәхәт-тыныч итеп тагын да унике ел гөрләшеп яшәдек.

    Сиксән ике яшендә мәрхүм булды Әгъдәл. Көчле рухлы, нечкә күңелле, талантлы кеше булды ул. Аның язмышы бик күпләрне тетрәндерерлек тә, үрнәк тә булырлык дип уйлыйм. Мәсәлән, Әгъдәл алты гына айлык чагында, каһәрле 37нче елда, әтисен репрессияләгәннәр (бианай дүрт баланы берьялгызы үстергән). Колхоздан документлар бирмәгән заманда, ул көч-хәл белән шәһәргә юл алган. Хәрби хезмәттән инвалид булып кайткач һәм имтиханнар биреп, укырга кергәч, “сәламәтлегең буенча укый алмыйсың” дип укырга алмый йөдәткәннәр. БДУның филология факультетының дүртенче катта икәнен беләсең бит инде, аннан менеп-төшеп йөрү аның өчен үзе зур батырлыкка тиң булган. Башта бик начар хәлдәге тулай торакта урын биргәннәр, аннан иптәшләре үзенә яхшырагына күчәргә ярдәм иткән... Шуны әйтәсем килә, озын гомер юлыбызда яхшы кешеләр бик күп очрады, моның өчен Аллаһка бик тә рәхмәтлемен.

-Гәзит укучыларга ни теләр идегез, Сәмига апа?

-Барысына да тыныч күк йөзе, тән саулыгы, балалар-оныклар куанычы күреп гомер итүләрен телим. Сынаулардан курыкмый яшәргә кирәк, алар безне көчле һәм үлемсез итә.

Гөлара Арсланова.

 

 

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас