

Башкортстанда 18 яшьлек егет машинасы белән юл һәлакәтендә вафат булган. Авария бүген иртән Куергазы районында Уфа-Ырынбур юлында теркәлгән.
Машина йөртүче 18 яшьлек егет "Лада Гранта" руле артында идарәне югалтып, юл читенә чыгып очкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган.
Егетнең машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, диләр.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: Ufa_rb