

Башкортстанда киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак, дип искәртәләр БР Дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Җомга көнне, 6 июньдә, Корбан бәйрәме билгеләп үтелә, ул республикада эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
Әгәр шушы чорда отпуск көннәрегез туры килә икән, 6 июнь ял көннәренә кертелми, ягъни сезнең ял бер көнгә озайтыла.
Бәйрәм алдыннан, пәнҗешәмбе көнне, 5 июньдә, эш көне бер сәгатькә кыскара. Башкортстандагы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова аңлатканча, Корбан бәйрәмендә эшләүче хезмәткәрләр өчен (график буенча, вахта һ.б.) хезмәт хакын икеләтә күләмдә түләү каралган.
Чыганак: ufa_rb