

Уфада «Китап бәйрәме»ндә балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
М. Төхвәтшин исемендәге Башкортстан сукырлар өчен махсус китапханәсендә инвалид балалар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Без сезне онытмабыз, геройлар» республика иҗади конкурсы тәмамланды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 30 майда «Китап бәйрәме»III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак. Чара инвалид балаларны һәм аларның гаилә әгъзаларын укуга җәлеп итү, шулай ук әдәбиятка тотрыклы ихтыяҗ булдыру максатында оештырылды. Конкурста республиканың 39 район һәм шәһәреннән 119 бала катнашты, алар 105 иҗади эш тәкъдим иттеләр.
Конкурс өч номинация буенча узды:
“Минем гаилә геройлары” – конкурсантлар Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан туганнары һәм аларның җиңүгә керткән өлешләре турында инша, эссе яки хикәя (шигырьдә яки прозада) тәкъдим иттеләр;
“Кадрда Хәтер китабы” – катнашучылар сугыш чоры, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары турындагы китапларга багышланган мультимедиа проектлары: буктрейлерлар һәм кечкенә видеороликлар булдырдылар.
“Сугыш елъязмасы бармак очларында” – бу номинациядә конкурсантлар Бөек Ватан сугышы тарихын, вакыйгаларын һәм геройларын ачучы тактиль ясалган китаплар әзерләделәр. Жюри составына БР Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Уфа махсус (коррекцион) 28 нче гомуми белем бирү интернат-мәктәбе директоры урынбасары Гүзәл Морзагилдина, Уфа балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы директоры урынбасары Әлфия Юнысова керде.
Конкурсны оештыручылар — Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәкәрим Төхвәтшин исемендәге Башкортстан Республикасының Сукырлар өчен махсус китапханәсе-муниципаль китапханәләр, иҗат берләшмәләре һәм инвалид балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләүче иҗтимагый оешмалар.